Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Монда «Татарстан» булды

Татарстанда янгыннарның 10 проценты бакчачылык оешмаларында чыга

Татарстанда янгыннарның 10 проценты бакчачылык оешмаларында чыга. Бу хакта ТР Дәүләт Советында узган утырышта Россия Федерациясе Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе күзәтче...

Татарстанда янгыннарның 10 проценты бакчачылык оешмаларында чыга. Бу хакта ТР Дәүләт Советында узган утырышта Россия Федерациясе Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе күзәтчелек эше идарәсе башлыгы урынбасары Максим Трущин әйтте.
“Былтыр дача участокларында 322 янгын чыккан, 10 кеше һәлак булган. Бу барлык үлгән кешеләрнең 4 процентын тәшкил итә. Сезонында 17-18шәр кеше үлгән еллар да була. Янгыннарда төрле дәрәҗәдә җәрәхәтләр алучылар 6 проценттын гыйбарәт. Янгын чыгуның төп сәбәбе – җылыту мичләре һәм төтен чыгу юлларының төзек булмавы. Шул сәбәпле чыккан 131 янгында 3 кешенең гомере өзелгән”, – диде ул.
Электр җиһазларының дөрес кулланылмавы аркасында 77 янгын чыккан, 1 кеше үлгән, 2 кеше зыян күргән. Ут белән саксыз эш итү нәтиҗәсендә 70 янгында 4 кешенең гомере өзелгән, 4 кеше җәрәхәтләнгән. Ут төртү 13 янгынга сәбәп булган.
“Законда бер проблема бар: башта бакчачылык ширкәтләре сезонлы эшләүче булып санала иде. Соңгы елларда газ булган урыннарда күпләр ел әйләнәсе яши. Кайсы бакчачылык ширкәтләре ел әйләнәсе, ә кайсылары сезон дәвамында гына эшләве турында законда тәгаен язылырга тиеш”, - дип саный Максим Трущин.
“Бүген йорты эчтәрәк урнашкан кешеләр кышын үтеп йөри алмыйбыз, дип зарлана. Без бакчачылык оешмасы рәисе белән ачыклый башлагач, ул гражданинның бакча участогындагы йортында прописка белән яшәгәнен, тик эчтәге юлларны чистарттырырга акчасы булмавын әйтә. Мин, бер яктан, аны аңлыйм. Ә, икенче яктан, закон гражданин ягында, мин рәисне административ җаваплылыкка тартырга мәҗбүр булам”, - ди ул.
“Сезонлы оешмалар җәйге чорга гына исәпләнгән, әгәр кышын кеше монда яшәсә, өстәмә чыгымнар сорый, янгын сүндерү очраклары өчен суны җир астына күмәргә кирәк дигән сүз”, - ди ул. Утырышта катнашучылар торак йорт төзеп яшәүчеләр юлларны чистарту һәм башка чыгымнарны үз өстенә алырга тиешлеген, ә башка бакчачылар кесәсеннән чыгарга тиеш түгеллеген әйтте.
 
"Татар-информ"

Добавить комментарий

Номер темасы
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: