Татарстанда япон бизнесы белән элемтәләрне киңәйтүгә шат булачакбыз – Рөстәм Миңнеханов
ТР Президенты Япониянең Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Тоёхиса Кодзуки белән очраштыТатарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Япониянең Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вә...
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Япониянең Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Тоёхиса Кодзуки белән очрашуында, Татарстан хакимияте Россия-Япония мөнәсәбәтләре кысаларында әлеге ил белән элемтәләрне киңәйтүгә зур әһәмият бирә һәм япон бизнесы белән элемтәләрне киңәйтүгә шат булачакбыз, дип билгеләп үтте.
ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, әлеге очрашу Казан Кремлендәге Губернатор сараенда уздырылды. Япония делегациясе Казанга Россия икътисадын модернизацияләү буенча VI Россия-Япония консультатив советы утырышында катнашу өчен килгән. Ул бүген “Корстон” комлпексы мәйданчыгында үткәрелә.
“Бу визит сездә Казан турында әйбәт хисләр калдырыр дип өмтәләнәм, - диде илчене һәм аның җитәкчелегендәге делегацияне сәламләгән республика башлыгы. - Сәяси вазгыять гадиләрдән булмауга карамастан, безнең илләребез арасында мөнәсәбәтләр прагматик булырга тиеш. Бу хакта Владивостокта безнең җитәкчеләребез Россия Президенты Владимир Путин һәм Япония Премьер-министры Синдзо Абэ да әйтте”, - дип билгеләп үтте Р. Миңнеханов.
Татарстан Президенты халыкара сәяси климат нормальләшер дигән ышаныч белдерде. Эшлекле даирәләр үз хөкүмәтләреннән уңай импульслар көтәләр, дип саный ул. Республика җитәкчелеге япон бизнесын һәм капиталын җәлеп итүдә кызыксынулы, элемтәләрне киңәйтүгә шат булачакбыз, дип басым ясап әйтте Рөстәм Миңнеханов. “Без теләсә нинди ярдәмне күрсәтергә әзер”, - дип ышандырды ул.
Шулай ук Рөстәм Миңнеханов быел февраль азагы – март башында Япония башкаласы Токиога баруын, Татарстан делегациясенең “Россия – Япония сәүдә-сәнәгать диалогы” бизнес-миссиясендә катнашуын искәртте. Августта республикага Япониядән Премьер-министрның махсус киңәшчесе Эйити Хасэгава җитәкчелегендә делегация килде. Аның сүзләренчә, Татарстан делегациясе отябрь аенда Токиога Җәмгыятьтә фән һәм технологияләр халыкара форумына барачак.
Миңнеханов Татарстанның Япониядәге партнерлар белән хезмәттәшлектәге әйбәт тәҗрибәне билгеләп үтте. Аерым алганда, “Митсубиси Хэви Индастриз” һәм “Соджитс” компанияләре белән берлектә Менделеевскида минераль ашламалар җитештерә торган “Аммоний” заводы ачылды. Без алга таба да бу проектны үстерергә планлаштырабыз, “Аммонии-2” турында уйлыйбыз, диде ул. “Моннан тыш, Япония компаниясенең “ТАИФ” компанияләр төркеме белән эшләр алып бара. Япониянең “Йокогава” компаниясе предприятиеләрне автоматлаштыру буенча һәм инжиниринг үзәкләре белән эшли. Татарстанның “Эйдос” компаниясе Япония институтларының берсе белән генетик диагностика өлкәсендә проект булдырды. Башка проектлар да бар”, - дип билгеләп үтте.
“Без япон бизнесы белән элемтәләрне киңәйтүгә шат булачакбыз. Япония компанияләренең шактыеның технологияләре һәм капиталы безнең респубикада файдаланыла – нефть химиясе производствосы төзегәндә, сәламәтлек саклауда, авыл хуҗалыгында, мәгълүматлаштыруда. Безгә алга таба да булган икътисади мөмкинлекләрне үзара файдалы хезмәттәшлекне арттыруга корырга кирәк”, - диде Татарстан Президенты. Шул ук вакытта ул, Япониянең кече һәм урта компанияләрен җәлеп итү буенча эш җайга салынмаган, ул сизелерлек нәтиҗә бирә алыр иде, дип таныды.
Добавить комментарий