Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Татарстанда яшәүчеләр бер елда 100 мең ипотека алган

2020 елда Татарстанда яшәүчеләр 100 мең ипотека алган, аларның 1 меңе (гомуми саннан 1 процент) авыл ипотека дәүләт программасы буенча алынган. Бу хакта Татарстан Республикасы Росреестрының матбугат х...

2020 елда Татарстанда яшәүчеләр 100 мең ипотека алган, аларның 1 меңе (гомуми саннан 1 процент) авыл ипотека дәүләт программасы буенча алынган. Бу хакта Татарстан Республикасы Росреестрының матбугат хезмәтендә сөйләделәр.
«Әлеге ел башыннан алып Татарстан Росреестры күчемсез милеккә 800 меңнән артык хокук теркәгән, 82 меңгә якыны кадастр исәбенә куелган. Өлешле төзелештә катнашу буенча 19 мең килешү, 100 меңнән артык ипотека теркәлгән», — диделәр матбугат хезмәтендә.
Агымдагы елда Татарстан Росреестры күчемсез милекне исәпкә алу һәм аңа хокук теркәү өчен 1 миллионнан артык гариза караган. Гаризаларның гомуми күләменең биштән бер өлешен электрон рәвештә биргәннәр.
Алдарак «Татар-информ» 2020 елның ноябрендә Татарстанда күчемсез милеккә килешүләр төзү саны буенча рекорд булуын язган иде. Бер айда республикада яшәүчеләр сату-алу буенча 16,5 мең килешү төзегән.
 
"Татар-информ"

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: