Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Татарстанда инфаркт һәм инсультлардан үлем кимегән

Татарстанда кан әйләнеше органнары авыруларыннан - инфаркт һәм инсультлардан үлемне, 2021 ел белән чагыштырганда, 5 процентка киметүгә ирешелгән.Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков ...

Татарстанда кан әйләнеше органнары авыруларыннан - инфаркт һәм инсультлардан үлемне, 2021 ел белән чагыштырганда, 5 процентка киметүгә ирешелгән.
Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков бу авырулар халыкның үлем сәбәпләре арасында беренче урында булуын искәртте.
«Сәламәтлек» илкүләм проектында да йөрәк-кан тамырлары авыруларына каршы көрәш программасы өстенлеклесе санала. Министр быел кан тамырлары авыруларын дәвалауның җиде үзәге җиһазланганын әйтте. Бу Арча, Әлмәт, Бөгелмә, Түбән Кама үзәкләре, Казанның 18, 12 нче хастаханәләре, Сугыш ветераннары госпитале.
«381 медицина җиһазы файдалануга тапшырылды. Бу безгә кискен коронар синдромда рентген-эндоваскуляр операцияләр, стентлаштыру, ангиопластика кебек операцияләр күләмен арттырырга мөмкинлек бирә», - дип белдерде Марат Садыйков.
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-infarkt-ham-insultlardan-ulem-kimegan-5863619
 

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: