Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Татарстанда Кама-Ык тыюлыгы махсус сакланучы объектлар реестрына кертелде

Татарстанда Кама-Ык тыюлыгы республиканың махсус сакланучы табигать территорияләре реестрына кертелде. Төбәк хөкүмәтенең тиешле карарын Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин имзалады...

Татарстанда Кама-Ык тыюлыгы республиканың махсус сакланучы табигать территорияләре реестрына кертелде. Төбәк хөкүмәтенең тиешле карарын Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.
«Татарстан Республикасында махсус сакланылучы табигать территорияләре дәүләт реестрына <…> түбәндәге үзгәрешләрне кертергә: түбәндәге эчтәлекле Кама-Ык бүлекчәсенә өстәргә: Кама-Ык <…> комплекслы профильле региональ әһәмияттәге дәүләт тыюлыгы», — диелә документта.
Тыюлыкның гомуми мәйданы 22,2 мең гектардан артып китә. Ул Әгерҗе, Актаныш, Минзәлә һәм Тукай районнары территориясендә урнашкан. Бу тыюлык Татарстанның Кызыл китабына кертелгән табигый комплексларны, үсемлекләрне һәм хайваннарны саклау өчен булдырылган.
Тыюлыкта ак төнбоек, сары кубыш һәм сазлык чины кебек сирәк очрый торган үсемлекләр үсә. Моннан тыш, монда ак койрыклы бөркетләр, аккош-шипуннар, зимородкалар, саз ташбакалары һәм башка сирәк хайваннар яши.
1963-2014 елларда Татарстанда Кама-Ык аучылык тыюлыгы эшләп килә. Аның территориясе 18 мең гектарга якын. Ул 2014 елга кадәр бары тик Актаныш һәм Минзәлә районнарында гына булган.
Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы Татарстанда «Агыйдел елгасы дельтасы» яңа табигый тыюлыгы булдырылганы турында хәбәр иткән иде.
"Татар-информ"

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: