Татарстанда халык санын алу өчен 488 стационар участок эшли
Стационар исәпкә алу участоклары Татарстанда Бөтенроссия халык санын алу башланганнан бирле эшли башлады. Участокларның эше, дәүләт хезмәтләре порталында онлайн исәпкә алу яки үз йортында исәпкә алучы...
«Татарстанда барлыгы 430 стационар исәпкә алу участогы һәм тагын 58 участок КФҮдә эшли. Татарстанның һәр районында үз стационар исәпкә алу участоклары һәм күп функцияле үзәкләр бар, йорт яки эш белән янәшәдәге участокны сайлагыз», – дип билгеләп үттеләр Татарстанстат матбугат хезмәтендә.
2021 елгы Бөтенроссия халык санын алуның мөһим өстенлеге-халык санын алу анкетасын дәүләт хезмәтләре порталында мөстәкыйль рәвештә тутыру мөмкинлеге. Владимир Путин бу мөмкинлектән файдаланды һәм дәүләт хезмәтләре аша халык санын алуда катнашты. «Халык санын алуда катнашу» хезмәте порталда теркәлгән барлык кулланучылар өчен дә ачык.
Бөтенроссия халык санын алу узу өчен стационар исәпкә алу участокларының адреслары Татарстанстат сайтында бастырылган
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/society/19-10-2021/tatarstanda-halyk-sanyn-alu-chen-500g-yakyn-statsionar-uchastok-achyldy-5841441
Добавить комментарий