Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Татарстанда китапханәләр хезмәткәрләре арасында цифрлы технологияләр белемен арттырачаклар

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгълүмат итуе буенча, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән Министрлыгы һәм Россия мәгариф академиясенең «К.Д. Ушинский исемендәге китапханә» мәгъл...

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгълүмат итуе буенча, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән Министрлыгы һәм Россия мәгариф академиясенең «К.Д. Ушинский исемендәге китапханә» мәгълүмат үзәгенең хезмәттәшлеге кысаларында, 30 белгеч һәм мәктәп китапханәләре кураторлары мәктәп китапханәчеләренең цифрлы грамоталылыгын арттыру буенча социаль мәгълүмати-методик проектта катнаштылар.
Проектны башкаручы – «Социаль һәм белем бирү инициативаларын үстерү үзәге» АКБО (Мәскәү) - Президент грантлары Фонды ярдәме белән мәктәп китапханәләре хезмәткәрләре өчен дистанцион курслар уздыра. Курсларның максаты-һөнәри эшчәнлекнең төрле мәсьәләләрен хәл иткәндә мәгълүмати технологияләрне сайлап алуда һәм куллануда теоретик һәм гамәли күнекмәләрне формалаштыру.
Мәктәп китапханәләре хезмәткәрләре цифрлы грамоталылык өлкәсендә заманча белем алачак, цифрлы мохиттә мәгълүмат объектларын эзләү һәм булдыру ысулларын үзләштерәчәк, цифрлы инструментлар һәм сервислар кулланып мәктәп укучыларының проект эшчәнлеген оештырырга өйрәнәчәкләр.
Мәктәп китапханәчеләренең өстәмә һөнәри белем бирү Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан 2018 елның июлендә расланган Татарстан Республикасы мәктәп китапханәләре һәм мәгълүмати-китапханә үзәкләрен үстерү концепциясен тормышка ашыру планында каралган. Концепция нигезендә нәкъ менә китапханәләр мәгълүмат белән эшләүнең инновацион технологияләрен кертү үзәгенә әйләнергә, мәктәпнең цифрлы белем бирү киңлеге инфраструктурасына ярдәм итәргә тиеш.
Практик биремнең 80% үтәгән курсларда катнашучыларга курсны уңышлы үтү турында электрон сертификат биреләчәк.

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: