Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Татарстанда көчле җил һәм буран аркасында шторм кисәтү игълан ителде

 "Татар-информ" МА хәбәр итүе буенча, Республикада шторм кисәтү игълан ителде: бүген кич, шулай ук 30 ноябрь көнне көндез һәм төнлә Татарстан территориясендә бик көчле җил көтелә. Моннан тыш, уры...

 
"Татар-информ" МА хәбәр итүе буенча, Республикада шторм кисәтү игълан ителде: бүген кич, шулай ук 30 ноябрь көнне көндез һәм төнлә Татарстан территориясендә бик көчле җил көтелә. Моннан тыш, урыны белән юеш кар һәм яңгыр явачак, кайбер районнарда көчле буран, юлларда бозлавык һәм томан көтелә.
Шуңа бәйле, ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе матбугат хезмәтендә явым-төшем вакытында үзеңне ничек тотарга кирәклеген искә төшерәләр.
Көчле җил вакытында урамда булсагыз, реклама щитларыннан, элмә такталардан, юл билгеләреннән, электр тапшыру линияләреннән ераграк торыгыз. Машиналарны зур агачлар янында калдырмагыз. Өйдә тәрәзәләр һәм ишекләрне тыгыз итеп ябырга кирәк.
Бозлавык вакытында машиналар арасындагы дистанцияне арттырыгыз, кинәт тоткарлануларны булдырмаска тырышыгыз. Тизлекне салмак кына киметегез. Ерак араларга барудан баш тартыгыз.
Җәяүлеләргә шулай ук урамда аеруча сак булырга кирәк: автомобильләр алдында юлны узмагыз, машиналар ташкынына каршы барырга тырышыгыз.
Бәла булган очракта ашыгыч хезмәтләрне чакыртуның бердәм номеры – 112 буенча мөрәҗәгать итегез.
Татарстан Дәүләт автоинспекциясендә машина йөртүчеләргә һава торышы вакытында юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәргә кирәк, дип искәртә.
Сәфәр алдыннан автомобильнең техник торышын, шулай ук җылы әйберләр запасын тикшерергә кирәк. Балаларны автомобильдә бары тик автокреслларда гына йөртергә.

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: