Татарстанда коронавируска каршы вакцинациянең ничек узуын аңлаттылар
Татарстанда халыкны яңа коронавирус инфекциясеннән вакцинацияләү кампаниясе бара. Республика халкына коронавируска каршы вакцинация ничек узганын сөйләделәр.Прививка алдыннан табибка күренергә һәм кай...
Прививка алдыннан табибка күренергә һәм кайбер сәламәтлек күрсәткечләрен тикшерергә кирәк. Табиб тән температурасын һәм кандагы кислород дәрәҗәсен үлчәячәк. Инфекцияле кешеләр белән контактлар турында сораулар бирәчәк һәм вакцинага мөмкин булган реакцияләр турында аңлатачак.
Пациент үз ризалыгын биргәч, аңа коронавирус инфекциясенә каршы прививканың беренче компоненты ясалачак. Татарстанда коронавируска каршы 3 төрле вакцина ясыйлар : «Спутник V», «ЭпивакКорона», «КовиВак».
Бу препаратларның барысы да ике компонентлы, вакцинаның икенче дозасы 21 көннән соң ясалачак.
Вакцинадан соң кайбер кагыйдәләрне сакларга кирәк, бигрәк тә организмда вируска каршы иммунитет барлыкка килгән беренче 42 көн дәвамында.
Вакцинациягә Дәүләт хезмәтләре порталы аша язылырга мөмкин.
Тулырак https://tatar-inform.tatar/news/health/06-10-2021/tatarstanda-koronaviruska-karshy-vaktsinatsiyane-nichek-uzuyn-a-lattylar-5840230
Добавить комментарий