Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Монда «Татарстан» булды

Татарстанда коронавирусның 75 яңа очрагы ачыкланган

 Татарстанда узган тәүлектә коронавирусның 75 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.«28 кеше госпитализацияләнгән, 47 кеше өйләрендә...



 Татарстанда узган тәүлектә коронавирусның 75 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.




«28 кеше госпитализацияләнгән, 47 кеше өйләрендә дәвалана. Аларда я чирнең җиңел формасы, я авыру симптомсыз уза», — диде ул.




Аның сүзләренчә, 8 очрак читтән кертелгән, 67 очрак — авыручылар белән контактлар.




18 яшькә кадәр авырган 12 кеше исәпләнә, 18-30 — 8, 30-50 — 23, 50-60 — 13, 60-70 — 7 кеше, 70-80 — 1 кеше, 80-90 яшь аралыгында 4 кеше.




75 очрак түбәндәге шәһәр-районнарда теркәлгән. Казанда — 35, Чаллыда — 4, Аксубай — 2, Лаешта — 11, Питрәчтә — 6, Түбән Камада — 7, Сарманда - 3, Арча, Баулы, Биектау, Буа, Тәтеш, Чүпрәле, Әгерҗедә берәр очрак ачыкланган.




22 апрельгә Татарстанда коронавирусның 355 очрагы теркәлгән.

"Татар-информ"

Добавить комментарий

Номер темасы
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: