Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Татарстанда күп балалы гаиләләргә 27 203 җир кишәрлеге бирелде

Күп балалы гаиләләргә җир кишәрлекләре бирү бүгенге көндә республиканың иң төп бурычларыннан берсе.2017 елның 15 февраленә булган мәгълүматлар буенча, республикада күп балалы гаиләләрдән кабул ителгән...

Күп балалы гаиләләргә җир кишәрлекләре бирү бүгенге көндә республиканың иң төп бурычларыннан берсе.
2017 елның 15 февраленә булган мәгълүматлар буенча, республикада күп балалы гаиләләрдән кабул ителгән гаризалары буенча җир кишәрлеге алу исемлегенә 39 806 дәгъвачы, шул исәптән Казан шәһәрендә – 9 273, Яр Чаллы шәһәрендә – 5 263 гаилә исемлеккә керде, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы матбугат хезмәте.
Министрлыкның Җир ресурслары идарәсе белгечләре хәбәр итүенчә, Татарстан Республикасында барлыгы, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләрен исәпкә алып, 30 772 җир кишәрлеге кадастр исәбендә теркәлгән. Казанда – 2 953, Яр Чаллыда - 2 622 җир кишәрлеге.
Бүгенге көндә республиканың иң төп бурычларның берсе булып күп балалы гаиләләргә җир кишәрлекләре бирү тора. Татарстанның муниципаль районнарында, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрендә гаиләләрнең гомуми өлешлек милкенә 27 203 җир кишәрлеге бирелгән.
Чыганак: "Татар-информ"

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: