Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Татарстанда «Мобиль сайлаучы» механизмыннан бер атна эчендә 39 кеше файдаланган

Татарстанда «Мобиль сайлаучы» механизмыннан бер атна эчендә 39 кеше файдаланган

Гаризаны Күпфункцияле үзәк, дәүләт хезмәтләре порталы, территориаль сайлау комиссиясе яки участок сайлау комиссиясе аша тапшырырга мөмкин.24 июльдән Татарстанда яшәүче 39 кеше «Мобиль сайлаучы» механи...

01 августа 2019

Гаризаны Күпфункцияле үзәк, дәүләт хезмәтләре порталы, территориаль сайлау комиссиясе яки участок сайлау комиссиясе аша тапшырырга мөмкин.
050
24 июльдән Татарстанда яшәүче 39 кеше «Мобиль сайлаучы» механизмыннан файдалану өчен гариза тапшырган. Әлеге хезмәт татарстанлыларга, теркәлү урыны кайда булуга да карамастан, үзләре өчен уңайлы участокта сайларга мөмкинлек бирә. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Үзәк сайлау комиссиясенең матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
«30 июльгә булган мәгълүматлар буенча, территориаль сайлау комиссиясенә – 9, Күпфункцияле үзәк аша 30 гариза тапшырылган», - диелә хәбәрдә.
Теләгән һәркем 4 сентябрьгә кадәр теләсә кайсы территориаль сайлау комиссиясенә (республикада алар барлыгы – 65) гариза белән мөрәҗәгать итә ала. Шулай ук республикадагы 56 Күпфункцияле үзәктә гариза язарга яки дәүләт хезмәтләре порталында онлайн-сервистан файдаланырга була.
2019 елның 28 августыннан 4 сентябрьгә кадәр теләсә кайсы участок сайлау комиссиясендә (республикада алар барлыгы – 2811) гариза бирергә мөмкин.

«Татар-информ»

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: