Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Татарстанда ничә баланың чыгарылыш имтиханнары тапшырачагы билгеле булды

26 майдан 1 июльгә кадәр республикада чыгарылыш имтиханнары кампаниясе уздырыла.Россиядә Бердәм дәүләт имтиханы (БДИ) бирү кампаниясе башлана. Беренче имтиханны 26 майда инглиз теленнән тапшырачаклар....

26 майдан 1 июльгә кадәр республикада чыгарылыш имтиханнары кампаниясе уздырыла.



"Безгә имтиханнарның объектив рәвештә үткәрелүе бик мөһим. Бу исә әзерлек эшләренә бәйле", - диде бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат очрашуында Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары - ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Гөлнара Габдрахманова.
Ул 2016 елда 9 сыйныфтан соң тапшырыла торган имтиханның күпкә объективрак уздырылуын, монда хокук саклау органнары һәм Сәламәтлек саклау министрлыгының, элемтә компанияләренең өлеше зур икәнен билгеләп үтте.
Гөлнара Габдрахманова сүзләренчә, республикаа 83 урында БДИ тапшырырга мөмкин булачак. Төп дәүләт имтиханын исә 135 урында тапшырачаклар. Шунысы да мәгълүм булды: 54 урында балалар БДИ да, төп дәүләт имтиханын да тапшырачак.
БДИ тапшыручыларга килгәндә, аларның саны - 14 946. Моннан тыш, 35196 укучы төп дәүләт имтиханы тапшырачак.
Сәламәтлеге белән проблемалар булган 341 бала имтиханны аерым шартларда бирә алачак.
"Татар-информ"

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: