Татарстанда өч атнага урманнарга керү мөмкинлеген чикләделәр
Татарстан халкына урманнарга барудан тыелырга тәкъдим ителә, аларның территорияләрендә аномаль эссе һава торышы аркасында IV һәм V класслы янгын куркынычы билгеләнгән. Гражданнарның урманнарда булуын...
Чикләүләр Татарстанның урман фонды җирләрендә урнашкан урманнарга – Әгерҗе, Азнакай, Аксубай, Әлки, Әлмәт, Арча, Баулы, Биләр, Болгар, Бөгелмә, Буа, Алабуга, Зәй, Яшел Үзән, Ислейтар, Кайбыч, Кәләй, Кама, Кызыл Йолдыз, Лаеш, Лениногорск, Лубян, Мамадыш, Минзәлә, Түбән Кама, Норлат, Идел буе, Саба, Тәтеш һәм Чирмешән урманчылыклары территорияләренә карата билгеләнә.
Якындагы өч атна дәвамында гражданнарның урманнарда булуы, аларга транспорт чаралары керүе һәм урманнарда билгеле бер төр эшләр башкару чикләнә, гамәлдәге законнар нигезендә урманнардан файдалану буенча эшчәнлек алып баручы затларның гомуми файдаланудагы юлларыннан үтәли йөрүе генә искәрмә булып тора.
Республика урманнарында кисәтү аншлаглары урнаштырылачак, урман юллары шлагбаумнар белән капланачак, тәүлек буе кизү тору оештырылачак һәм урман массивларын патрульләү арттырылачак. Шулай ук янгын сүндерү көчләренең һәм чараларының, шул исәптән урман янгыннары турында хәбәрләргә оператив җавап бирү өчен резерв чараларының тулы әзерлеге тәэмин ителәчәк.
KZN.RU
Добавить комментарий