Татарстанда өч хастаханәнең баш табиблары алышына
Бүген Татарстанның иң зур медицина учреждениеләренә: Республика балалар клиник хастаханәсе (ДРКБ), Республика клиник хастаханәсе (РКБ) һәм 21нче шәһәр поликлиникасына яңа баш табиблар билгеләнәчәк. Бу...
Моңа кадәр Республика балалар клиник хастаханәсен җитәкләгән Рафаэль Шәвәлиев Республика клиник хастаханәсенең баш табибы итеп билгеләнәчәк. Ә Республика балалар клиник хастаханәсен Айрат Зыятдинов җитәкләячәк.
Моңа кадәр Айрат Зыятдинов 21нче шәһәр поликлиникасын җитәкләгән иде. Рөстәм Гайфуллин әлеге поликлиниканың баш табибы итеп билгеләнәчәк. Ул 2010 елдан Республика клиник хастаханәсенә җитәкчелек итте.
«Татар-информ»
Добавить комментарий