Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Монда «Татарстан» булды

Татарстанда “Өлкәннәрне карау-тәрбияләү мәктәбе" ачылды

Урын өстендә ятучы татарстанлыларны гаиләдә калдыру мөмкинлеген саклау - мөһим бурычларның берсе. Бу хакта Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова...

Урын өстендә ятучы татарстанлыларны гаиләдә калдыру мөмкинлеген саклау - мөһим бурычларның берсе. Бу хакта Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова әйтте.

“Бу проект беренче чиратта үз-үзләрен карый алмаучы, олы яшьтәгеләрнең туганнарын аларны озак вакыт карау-тәрбияләүгә өйрәтүгә багышланган. Бу - “Олы яшьтәгеләрне карау-тәрбияләү мәктәбе”. Без бу проектны августта ачтык һәм инде 60 кешене укыттык. Ягъни, урын өстендә ятучы 60 татарстанлы интернатларга китмәде, ә аларны туганнары тәрбияли, дип әйтә алабыз”, - диде Эльмира Зарипова.
Моннан тыш, “Авыру кешене караучы хезмәте” дип аталган юнәлеш тә үсә, диде министр. “Республиканың ике районында - Зәйдә һәм Түбән Камада - пилот проекты буларак эшләп китте. Технологиясе гади: кешеләрне җыйдык һәм укыттык, нигездә пенсия яшенә җитеп килүче хатын-кызлар. Аларның күбесенең инде медицина өлкәсендә тәҗрибәсе булган”, - дип аңлатты министр.
Мондый хезмәт түләүле булачак, диде Эльмира Зарипова. Урын өстендә ятучы туганнарын теге яки бу сәбәп аркасында карый алмаучы гаиләләрнең финанс хәленә тулысынча туры килә алырлык. Бу юнәлеш үзенең кирәклеген күрсәтте, һәм республиканың башка район-шәһәрләрендә дә булачак.
Татарстанда туганнары башка төбәктә яшәгән яки якыннары бөтенләй калмаган пенсионерлар да аз түгел. 4,5 меңнән артык пенсионер һәм инвалид интернатларда яши. “2017 елдан алып, Татарстанда “Өлкән кешене гаиләгә алу” проекты тормышка ашырыла. Хәзерге вакытта 36 кешене гаиләгә алдылар. Бүген алар, үзләренеке булмаса да, гаилә шартларында яши”, - диде Эльмира Зарипова.

tatar-inform.tatar

Добавить комментарий

Номер темасы
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: