Татарстанда «Online-чирек» конкурсында катнашучыларга яшь натуралист исеме бирелә
Апрельдә Татарстан укучылары өчен «Online-чирек» үтә. 7, 14, 21 һәм 28 апрель экологик сишәмбе дип игълан ителде. Ул көннәрдә укучылар өчен конкурслар үткәрелә. Җиңүчеләргә рюкзак һәм яшь натуралист м...
Апрельдә Татарстан укучылары өчен «Online-чирек» үтә. 7, 14, 21 һәм 28 апрель экологик сишәмбе дип игълан ителде. Ул көннәрдә укучылар өчен конкурслар үткәрелә. Җиңүчеләргә рюкзак һәм яшь натуралист мактаулы исеме берлә. Бу хакта бүген «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә Татарстан балалар нәшриятының башкарма директоры Алсу Низамиева хәбәр итте.
«Беренче конкурс «Эко-ашамлык» булды, аның барышында балалар һәм ата-аналар десертлар һәм салатлар әзерләде һәм видеохисап форматында эшләр җибәрде. Барлыгы 66 эш килде. Шулай ук «Эко-талант» конкурсы узды. Хәзер ТАССРның 100 еллыгына һәм Җиңүнең 75 еллыгына багышланган һәм тотылган чималдан ясалган эшләнмәләр фотоконкурсы бара. Ике конкурста барлыгы 155 бала катнашты, тиздән өченче конкурс тәмамланачак», — диде спикер.
Экологик эшләнмәләр конкурсы 28 апрельдә тәмамлана. Иң актив катнашучыларны призлар көтә — анда рюкзак, футболка, панама, көндәлек, блокнот, ручка, галстук һәм значоктан торган яшь натуралист җыелмалары бар.
Конкурсларда катнашып, балалар үзләрендә экологик культура, экологик фикерләү һәм экологик гадәт нигезләрен формалаштыра, дип искәртте Алсу Низамиева. Балалар конкурсларда әти-әниләре белән бергә катнаша.
"Татар-информ"
Добавить комментарий