Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Татарстанда ОРВИ белән авыручылар саны кимегән

Татарстанда ОРВИ белән авыручылар кимүгә таба бара. Соңгы ике атна дәвамында республика территориясендә теркәлгән авыручылар санының тотрыклы рәвештә кимүе күзәтелә.2-8 апрель көннәрендә ОРВИ белән чи...

Татарстанда ОРВИ белән авыручылар кимүгә таба бара. Соңгы ике атна дәвамында республика территориясендә теркәлгән авыручылар санының тотрыклы рәвештә кимүе күзәтелә.
2-8 апрель көннәрендә ОРВИ белән чирләүчеләр 15 процентка азаеп, 22 мең 388 очракны тәшкил иткән.
Моннан алдагы атнада, 26 марттан 1 апрельгә кадәр, республика территориясендә әлеге авыруның 26 мең 489 очрагы теркәлгән. Ул чагында чирләүчеләр саны 10,9 процентка кимегән.
Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы март аенда республика территориясендә грипп һәм ОРВИ белән авыручылар саны эпидемия бусагасын узып киткән дип хәбәр иткән иде.
«Татар-информ»

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: