Татарстанда приютта тәрбияләнүче 6 бала антисептик эчеп хастаханәгә эләккән
Тикшерү барышында ачыкланганча, 7 ноябрьдә Красная Горка авылында «Өмет» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютыннан 13-17 яшьлек алты бала, приютка керү юлында торган антисептик флаконын алганнар...
Россия Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр иткәнчә, соңрак егетләр үзләрен начар хис иткән һәм Мамадыш РҮХнә китерелгән. Хәзер алар медиклар күзәтүе астында.
Тикшерү фикеренчә, агулану, приют администрациясе тарафыннан антисептик сакланышын тиешле контрольдә тотмау нәтиҗәсендә килеп чыккан.
Әлеге факт буенча «Куркынычсызлык таләпләренә җавап бирми торган эшләр башкару яисә хезмәт күрсәтү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылды.
Добавить комментарий