Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Татарстанда «Реаль әти» проекты чаралары узачак

«Әтиләр берлеге» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы Россия Федерациясенең 7 субъектында «Реаль әти. Аталарга мәгълүмати, методик һәм консультацион ярдәм күрсәтү программасы» дигән проектны гамәлгә ашыра.Пр...

«Әтиләр берлеге» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы Россия Федерациясенең 7 субъектында «Реаль әти. Аталарга мәгълүмати, методик һәм консультацион ярдәм күрсәтү программасы» дигән проектны гамәлгә ашыра.
Проект җаваплы ата булуны пропагандалауга һәм Россия әтиләрен иҗтимагый эшчәнлеккә җәлеп итүгә юнәлдерелгән, дип хәбәр итә республиканың хезмәт мрнистрлыгы.
Проект чаралары Татарстанда да узачак. Шулай итеп, 9 майга «Әтиләребез җырлары» акциясе, ә Халыкара балаларны яклау көнендә «Мин бала булганда» дигән флешмоб планлаштырылган. 8-9 июльдә «Реаль әти» фестивале үткәрү планлаштырыла.
Гаиләләр, бөтенроссия конкурсында катнашуга гариза биреп, үзләренең әтиләре һәм иң яхшы тәрбия үрнәкләре турында сөйли алалар: https://реальныйпапа.рф/
Республикада проектның партнеры булып «Әтиләр берлеге» ТР региональ иҗтимагый оешмасы тора.
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-real-ati-proekty-caralary-uzacak-5854172
 

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: