Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Монда «Татарстан» булды

Татарстанда “Россиянең бөек исемнәре” проекты буенча тавыш бирү башланды

Татарстанда "Казан" һәм "Бигеш" аэропортларына танылган шәхесләр исемнәрен бирүне күздә тоткан  “Россиянең бөек исемнәре” проекты буенча тавыш бирү башланды. Бу хакта “ВКонтакте”да проектның рәсми төр...

Татарстанда "Казан" һәм "Бигеш" аэропортларына танылган шәхесләр исемнәрен бирүне күздә тоткан  “Россиянең бөек исемнәре” проекты буенча тавыш бирү башланды. Бу хакта “ВКонтакте”да проектның рәсми төркемендә хәбәр ителә.

Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасы экспертлары “Казан” һәм “Бигеш” аэропортларына исем бирүдә күренекле якташларыбыздан 40 кандидатура сайлап алды. Тулы исемлек белән Иҗтимагый палата сайтында танышырга була.
Тавыш бирү 18 октябрьдә 23.00 сәгатьтә төгәлләнә. Ул “ВКонтакте” һәм “Одноклассники” социаль челтәрләрендә “Россиянең бөек исемнәре. Татарстан Республикасы” (“Великие имена России. Республика Татарстан”) проектының рәсми төркемендә бара.

"Татар-информ"

Добавить комментарий

Номер темасы
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: