Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Монда «Татарстан» булды

Татарстанда Рус теле көнен һәм Пушкин тууына 219 ел тулуны билгеләп үтәчәкләр

6 июньдә Татарстанда Рус теле көнен һәм А.С.Пушкин тууына 219 ел тулуны билгеләп үтәчәкләр. Бу хакта Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.Төп бәйрәм чаралары Муса Җәлил исемендәге Татар дәү...

6 июньдә Татарстанда Рус теле көнен һәм А.С.Пушкин тууына 219 ел тулуны билгеләп үтәчәкләр. Бу хакта Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Төп бәйрәм чаралары Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры янындагы Пушкин һәйкәле каршында узачак. Көн уртасында биредә шигырь бәйрәме башлана, анда республиканың күренекле шагыйрьләре һәм язучылары чыгыш ясаячак. Әлеге чарага укучылар һәм студентлар, иҗади җәмәгатьчелек һәм Мәскәүдән язучылар чакырулы.
13.00 сәгатьтә шагыйрьнең һәйкәленә чәчәкләр салу була. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм башка рәсми затлар катнашачак.
14.00 сәгатьтә Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында Татарстанның сәнгать осталары катнашында концерт була. Биредә СССРның халык артисты Василий Лановой чыгыш ясавы рус шигъриятен һәм әдәбиятын сөючеләргә чын бүләк булыр, дип көтелә.
Моннан тыш, Рус теле көнен һәм А.С.Пушкин тууына 219 ел тулуга багышланган чаралар республиканың барлык районнарында да узачак, мәдәният учреждениеләрендә, китапханәләрдә, белем бирү оешмаларында тематик күргәзмәләр, концертлар, иҗади очрашулар, әңгәмәләр, ачык дәресләр һәм әдәби-музыкаль кичәләр үткәреләчәк.
 
“Татар-информ”

Добавить комментарий

Номер темасы
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: