Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Монда «Татарстан» булды

Татарстанда Сабан туен бәйрәм итү көннәре билгеле

Бәйрәм уздыру вакыты турындагы карарга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кул куйды.Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов быелгы Сабан туен бәйрәм итү көне турындагы карарга кул куйды. Әлеге доку...

Бәйрәм уздыру вакыты турындагы карарга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кул куйды.


Карар нигезендә, авыл җирлегендәге торак пунктларда һәм район үзәкләрендә Сабан туе бәйрәмен 1 һәм 2 июль көннәрендә билгеләп үтү күздә тотыла. Чаллыда бәйрәм тантаналары  – 8 июльдә, ә Казанда 15 июльдә үткәреләчәк.
ТР Министрлар кабинетына һәм җирле үзидарә органнарына бәйрәм чараларын күрсәтелгән вакытта оештыру эше йөкләнгән. Бәйрәмне оештыру һәм үткәрү өчен җәмәгать берләшмәләре һәм төрле оешмалар да җәлеп ителә.
"Татар-информ"

Добавить комментарий

Номер темасы
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: