Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Татарстанда социаль ипотека программасы буенча 140 йорт файдалануга тапшырылган

Бу 4472 фатир дигән сүз.2016 елның 25 ноябренә Татарстанда 2 млн 8,4 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган. Балык Бистәсе, Апас, Сарман, Ютазы, Кайбыч, Чирмешән, Чистай, Питрәч, Лаеш, Тукай,...

Бу 4472 фатир дигән сүз.

2016 елның 25 ноябренә Татарстанда 2 млн 8,4 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган. Балык Бистәсе, Апас, Сарман, Ютазы, Кайбыч, Чирмешән, Чистай, Питрәч, Лаеш, Тукай, Әтнә, Югары Ослан, Теләче районнары торак төзелеше буенча еллык планны тулысынча үтәгән. Бу хакта ТР Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференция режимында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Чарада ТР Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.

Ирек Фәйзуллин сүзләренчә, социаль ипотека программасы буенча гомум мәйданы 250,4 мең квадрат метр тәшкил иткән, 4472 фатирга исәпләнгән 140 йорт сафка баскан. ТР Дәүләт торак фонды тәкъдим иткән 2016 елга файдалануга тапшырылырга тиешле объектлар исемлеге нигезендә, ел азагына кадәр гомум мәйданы 227,9 мең квадрат метрлы, 4965 фатирга исәпләнгән 102 торак йорт тапшырылачак. Аларның 42сендә эшләр тулысынча тәмамланган, 59ында төгәлләнү алдында, 1 объект уртача дәрәҗә әзерлектә.

Министр ТР Дәүләт Төзелеш күзәтчелеге һәм Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан агымдагы елда 1478 тикшерү үткәрелгәнне хәбәр итте. Хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен 18 млн 216 мең сумга 481 карар чыгарылган. Хезмәтне саклау өлкәсендәге законнарны кабат бозган өчен өч оешма буенча административ материаллар суд органнарына җибәрелгән.

Ятим балаларны һәм ата-ана назыннан мәхрүм балаларны торак белән тәэмин итү программасы нигезендә, ятимнәргә 204 торак бина бирелгән. Тагын 107 фатир 2016 елның 11 декабренә кадәр тапшырылырга тиеш.

Күп балалы гаиләләргә 42 сертификат тапшырылган, 25 ноябрьгә аларның 35 е гамәлгә кертелгән.

Министрның чыгышын шәрехләп, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов төп бурычлар арасында гражданнарын аварияле торак күчерү, ятимнәрне торак белән тәэмин итүне атап үтте. Барлык объектлар да вакытында тапшырылырга тиеш, диде ул. Аның сүзләренчә, хәзер 2017 ел төзелеш программаларын тормышка ашыру әзерләнү дә мөһим.

Утырышта ТР Дәүләт торак фондыны башкаручы директоры Тәлгать Абдуллин да чыгыш ясады. Ул 2017 елда социаль ипотека программасы буенча 526 мең квадрат метр торак төзеләчәген хәбәр итте.

Чыганак: "Татар-информ"

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: