Татарстанда соңгы 7 елда урман янгыннары чыкмаган
Татарстанда соңгы 7 елда урман янгыннары чыкмаган. Бу хакта бүген “Татар-информ”да урман хуҗалыгы министрлыгының ел йомгакларына багышланган матбугат очрашуында ТР урман хуҗалыгы министрының беренче у...
“Республика хөкүмәте, урман хуҗалыгы федераль агентлыгы, профилактик чаралар һәм контроль аркасында, республикада урман янгыннарына юл куелмады”, – диде урынбасар.
Шул ук вакытта ул Татарстан урман фонды чик территорияләрендә килеп чыккан янгын очраклары турында да билгеләп узды. Әйтик, быел мондый очраклар ике тапкырга артып, 309 очракны тәшкил итә. Аның каравы, янгын мәйданнары кимегән. Нибары – 0,4 гектар зыян күргән. Ә 2012 елда 34 янгын очрагы чыгып, гомуми мәйдан 29,9 гектарны тәшкил иткән. 2016 елда 181 янгын очрагы теркәлеп, 17,1 гектар урман фонды чик территориясе зыян күргән.
Әмир Бәдретдинов сүзләренчә, соңгы 5-7 елда урманнар торышына климат үзгәрү, язгы-җәйге чордагы дәвамлы корылык тәэсир итә.
“Шулай да урманда янгын очраклары артып та, аз мәйданның зыян күрүе – урман хезмәтенең тиз арада эш итүендә”, – диде урынбасар.
“Татар-информ”
Добавить комментарий