Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Монда «Татарстан» булды

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясенең 83 яңа очрагы ачыкланган

Соңгы тәүлектә Татарстанда Covid-19 йоктыруның 83 яңа очрагы теркәлгән. Бу турыда «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек...

Соңгы тәүлектә Татарстанда Covid-19 йоктыруның 83 яңа очрагы теркәлгән. Бу турыда «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина әйтте.
«Узган тәүлектә республикада коронавирусның 83 яңа очрагы теркәлгән. Шулай итеп, барлыгы 10 083 очрак булды», — дип хәбәр итте ул.
Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков әйтүенчә, эпидемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясеннән дәваланып терелүчеләр саны 8 мең 820 кешегә җиткән, 77 кеше узган тәүлек эчендә терелгән.
"Татар-информ"

Добавить комментарий

Номер темасы
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: