Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Татарстанда сөт җитештерү 9 процентка арткан

Татарстанда быелның беренче биш аенда сөт җитештерү 9 процентка арткан. Татарстанстат шундый мәгълүматлар китерә.

«2023 елның гыйнвар-май айларында 2022 елның шул ук чоры белән чагыштырганда барлык категориягә караган хуҗалыкларда исәп-хисап мәгълүматлары буенча сөт җитештерү күләме 9,0 процентка арткан», - диелә таблицаларга аңлатмада.

Барлык категорияләргә караган хуҗалыклар 867,9 мең тонна сөт җитештергән, шуның 599,4 тоннасы (+12,3 процент) – авыл хуҗалыгы оешмалары, 183,1 тоннасы (-0,8 процент) – шәхси хуҗалыклар, 85,4 тоннасы (+9,5 процент) крестьян-фермер хуҗалыклары һәм шәхси эшкуарлар өлешенә туры килә.

Әгәр узган ел авыл хуҗалыгы оешмаларында 1 сыердан 3 170 килограмм сөт савып алынган булса, быел ул 3 360 килограмм тәшкил иткән.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-sot-itesteru-9-procentka-artkan-5873469

 

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: