Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Татарстанда спорт мәктәбе тренерларының уртача айлык хезмәт хакы 30 мең 330 сум тәшкил итә

2017 елда яшьләр сәясәте һәм спорт тармагында уртача айлык хезмәт хакы 20 038 сум тәшкил иткән. 2016 ел белән чагыштырганда, үсеш 20 проценттан гыйбарәт. Бу хакта бүген коллегия утырышында Татарстанны...

2017 елда яшьләр сәясәте һәм спорт тармагында уртача айлык хезмәт хакы 20 038 сум тәшкил иткән. 2016 ел белән чагыштырганда, үсеш 20 проценттан гыйбарәт. Бу хакта бүген коллегия утырышында Татарстанның яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов хәбәр итте. Бу минутларда министрлык узган 2017 елгы эшенә йомгак ясый.
Министр әйтүенчә, спорт мәктәбе тренер-мөгаллимнәренең уртача айлык хезмәт хакы 30 330 сум тәшкил итә, яки Татарстанда укытучыларның уртача эш хакының 95 проценты дәрәҗәсендә.
Ел нәтиҗәләре буенча, Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык тарафыннан яшьләр сәясәтенең 8 юнәлеше буенча республика эше уңышлы дип табылган. Татарстан яшьләр инфраструктурасы үсеше темплары буенча Россия субъектлары арасында лидер булып кала. Бүген илнең барлык яшьләр учреждениеләренең 11 проценты Татарстанда эшли. 2017 елда Татарстан чираттагы мәртәбә халыкны физик тәрбия һәм масскүләм спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү буенча илдә лидер булып танылган. Республика территориясендә 800дән артык спорт чарасы уздырылган, шул исәптән – 40ка якын бөтенроссия һәм халыкара дәрәҗәдәге чара.
Коллегия утырышында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, статс-секретарь – Россия спорт министры урынбасары Наталья Паршикова, Яшьләр эшләре буенча федераль агетлык җитәкчесе урынбасары Роман Камаев һәм башкалар катнаша.
"Татар-информ"

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: