Татарстанда тагын 283 кеше коронавирус йоктырган
Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус инфекциясенең 283 очрагы ачыкланган, 46 кеше хастаханәдә дәвалана. Авыручылар арасында 70 бала да бар.Республиканың 38 районында яңа очраклар расланды. Казан (86...
Республиканың 38 районында яңа очраклар расланды. Казан (86), Чаллы (29) һәм Яшел Үзән районы (18) антирейтинг лидерлары булып тора. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Пандемия вакытында Татарстанда 135 583 кешегә «Covid-19 инфекциясе» диагнозы куелган.
Барлыгы 124 303 кеше (узган тәүлектә -1006) терелгән.
Татарстанда яшәүче 2 493 687 кеше коронавирустан прививканың беренче компонентын, ә 1 926 021 кеше тулы курсын ясаткан. 275 967 кеше ревакцинация узган.
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/health/25-03-2022/tatarstanda-tagyn-283-keshe-koronavirus-yoktyrgan-5852115
Добавить комментарий