Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Монда «Татарстан» булды

Татарстанда тагын бер коронавирус очрагы теркәлгән

Татарстанда тагын бер коронавирус Covid-19 авыруын ачыкладылар. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова сөйләде.Пациент хатын-кыз авыруны Аргентинадан,...



Татарстанда тагын бер коронавирус Covid-19 авыруын ачыкладылар. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова сөйләде.




Пациент хатын-кыз авыруны Аргентинадан, Мәскәү аша транзит белән алып килгән. Татарстанга әлеге хатын-кыз SU1278 рейсы белән очкан.





«Пациент республика йогышлы авырулар хастаханәсендә медицина күзәтүендә. Үзен яхшы хис итә, температурасы юк», — диде Галимова.




Авыру хатын-кыз белән бер рейста самолетта очкан пассажирларны, шулай ук аның белән элемтәгә кергән кешеләрне коронавируска тикшергәннәр, дип өстәде Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе.

"Татар-информ"

Добавить комментарий

Номер темасы
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: