Татарстанда тагын ике оешмага «Хезмәт батырлыгы предприятиесе» исеме бирелде
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстанндагы тагын ике оешмага «Хезмәт батырлыгы предприятиесе. 1941-1945 еллар» дигән мактаулы исеме бирү турында указ имзалады.
Исемлекне «Радиоприбор» АҖ һәм Татарстанның агач эшкәртү комбинаты тулыландырды. Шул хактагы указ хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган.
«1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә зур өлеш керткән, Бөек Ватан сугышы елларында хәрби һәм гражданлык продукциясен өзлексез җитештерүне тәэмин иткән хезмәткәрләрнең массакүләм хезмәт батырлыгы һәм фидакярлеге өчен», - диелә документта.
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-tagyn-ike-oesmaga-xezmat-batyrlygy-predpriyatiese-iseme-birelde-5873267
Добавить комментарий