Татарстан көллиятләре һәм техникумнары базасындагы ресурс үзәкләренә капиталь ремонт үткәрү программасы 2014 елдан тормышка ашырылып килә.

2018 елда Татарстанда 11 техникум һәм көллияткә капиталь ремонт үткәрүгә республика бюджетыннан 681 млн сум акча бүлеп бирелгән.
“Программа гамәлдә булган дүрт ел эчендә 2,7 млрд сумга 37 һөнәри мәгариф оешмасы төзекләндерелде”, - дип күрсәтелгән министрлык матбугат хезмәте хәбәрендә.

Ресурс үзәкләрдә урта һөнәри белем бирү программасы нигезендә төбәк икътисадында ихтыяҗ булган квалификацияле кадрлар әзерләнә. Моннан тыш, ресурс үзәкләрендә укытучыларның һәм производство мастерларының квалификациясен күтәрү программасы эшләп килә.
Узган ел республикада 681 млн сумга 10 техникум һәм көллият төзекләндерелгән.
Добавить комментарий