Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Татарстанда тугыз амбулатор онкологик ярдәм үзәге ачылачак

Татарстанның сигез шәһәр-районында тугыз амбулатор онкологик ярдәм үзәге ачылачак. Бу хакта бүген «Татар-информ» агентлыгында Бөтендөнья онкологик авыруларга каршы көрәш көненә багышланган матбугат ко...


Татарстанның сигез шәһәр-районында тугыз амбулатор онкологик ярдәм үзәге ачылачак. Бу хакта бүген «Татар-информ» агентлыгында Бөтендөнья онкологик авыруларга каршы көрәш көненә багышланган матбугат конференциясендә сөйләделәр.


Республика клиник онкологик диспансер баш табибы урынбасары Әлфир Хисаметдинов әйтүенчә, бу үзәкләр 2023 елга кадәр ачылып бетәчәк дип ниятләнә. «Узган елда декабрьдә Казанның 21нче сырхауханә базасында Амбулатор онкологик ярдәм үзәге ачылды. Быел декабрь аенда Яшел Үзәндә, Чаллы, Буа, Чистай, Әлмәттә ачу планлаштырыла», — диде.



Әлеге үзәкләр диагностика процедуралары, шешкә каршы химия терапиясенең үтемлелеген тәэмин итүне күздә тота.


Әлфир Хисаметдинов 2019 елның 1 декабрендә Казанның 21нче сырхауханәсендә ачылган үзәктә декабрь аенда 340 пациент кабул ителгәнен, 11 химия терапиясе сеансы уздырылганын әйтте.

"Татар-информ"

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: