Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Татарстанда туристлар өчен уникаль тәкъдимнәр әзерләнде

Татарстан туристлык тармагы вәкилләре җәйге туристлык сезонына Россиядән килгән кунаклар өчен кызыклы тәкъдимнәр әзерләде. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференц...



Татарстан туристлык тармагы вәкилләре җәйге туристлык сезонына Россиядән килгән кунаклар өчен кызыклы тәкъдимнәр әзерләде. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстанның Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов хәбәр итте.




«Бу тәкъдимнәр республикада сәяхәт итүче Россия һәм төбәк туристлары өчен гамәлдә. Алар Татарстанның Туризм буенча дәүләт комитеты тарафыннан отельер һәм ресторатор коллегалар белән берлектә эшләнде. Гаилә ялы өчен «Ике плюс бер» акциясе старт ала. Аннан файдаланган балалы гаиләләр 12 яшькә кадәрге балаларны бушлай урнаштыру мөмкинлеге алачак», — дип хәбәр итте спикер.




Тагын бер акция - «Өч төнгә ике төн бәясе». Ике төнне броньлаган вакытта турист тагын бер төнгә яшәү өчен бүләк ала. Кунакханәнең әлеге тәкъдимнәрдән файдаланган барлык кунаклары да бүләккә Казан үзәге буйлап ике сәгатьлек түләүсез экскурсия алачак. Акциядә барлыгы Казанның 24 кунакханәсе катнашачак.



"Татар-информ"

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: