Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Татарстанда ТВ3 каналы "Места силы" тапшыруын төшерә

Татарстанда ТВ3 каналы "Места силы" тапшыруын төшерә

Съемкалар 26 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк, дип белдерәләр. Тапшыруны әзерләүчеләр Борынгы Болгар җирендә, Биләр музей-тыюлыгында, Бөтен диннәр храмында, Казан Кремлендә, "Татар Авылы" этнографик компл...

24 октября 2016

Съемкалар 26 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк, дип белдерәләр. 
Тапшыруны әзерләүчеләр Борынгы Болгар җирендә, Биләр музей-тыюлыгында, Бөтен диннәр храмында, Казан Кремлендә, "Татар Авылы" этнографик комплексында булачаклар. Шулай ук Тюгеевка авылындагы изге чишмәне карарга җыеналар. Болар - килгән кунаклар йөреп чыгарга тиешле туристик маршрутның кайбер нокталары гына.
Тапшыруда Казанның борынгы риваятьләре, безнең төбәкнең йолалары турында сүз алып барылачак. Татар туй йоласын төшереп күрсәтергә телиләр икәнлеге дә мәгълүм булды.
Тапшыруның продюсерлары әйтүенә караганда, "Места силы" - һәртөрле белешмәләрдән укып, өйрәнеп белгән гадәти маршрутлардан ялыккан, яңалыкка омтылган затлар өчен төшерелә торган программа. Аның алып баручысы Денис Гребенюк безгә балачактан яхшы таныш булган мифларга, йолаларга, әкиятләргә һәм маҗараларга өстенлек бирү яклы.
"Места силы" төркеме, безгә килгәнче, Алтай, Краснодар төбәкләре, Адыгея турында тапшырулар әзерләгән иде.
 

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: