Татарстанда уртача һава температурасы үсеш кичерә
Татарстанда уртача һава температурасы үсеш кичерә. Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат конференциясендә Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарә...
“ХХ гасыр уртасыннан алып исәпләгәндә, һава температурасы якынча 3,5 градуска арта бара. 1970 еллардан температура тизрәк үсә башлады һәм һәр 10 ел саен якынча 5 градуска күтәрелә”, - диде Феликс Гоголь.
Аның сүзләренчә, узган 2016 ел ярыйсы ук җылы булган һәм һава температурасы буенча соңгы 60-70 еллардагы уртача температура күрсәткечләре арасында 4 нче урынны биләгән.
Феликс Гоголь явым-төшемнәрнең дә үзгәрештә булуын, әмма республика территориясенә зур йогынты ясарлык яңалыклар булмавын билгеләп үтте.
“Татар-информ”
Добавить комментарий