Татарстанда вазыйфаи җинаятьләр саны арткан
Авыл җирлекләре башлыклары тарафыннан кылынган хокук бозулар саны да үсеш кичерә.2016 елда Татарстанда 925 вазыйфаи җинаять кылынган. 2015 елда әлеге күрсәткеч 9 процентка азрак булган. Коррупция белә...
Аның сүзләренчә, эшләре судта каралучыларның 89 сы муниципаль хакимият органнарында, 46 сы федераль хакимият органнарында, 30 сы республика министрлыклары һәм ведомстволарында хезмәт куя. 144 кеше исә ришвәт биргән өчен җаваплылыкка тартылган.
Тикшерү нәтиҗәләре күрсәткәнчә, авыл җирлекләре башлыклары, 2012 елдан алып исәпләнгәндә, ешрак җаваплылыкка тартыла башлаган. Хәтта кайбер районнарда җирле үзидарә советы җитәкчеләре тарафыннан кылынган хокук бозулар 3 ел рәттән кабатлану очраклары да бар.
“Татар-информ”
Добавить комментарий