Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Монда «Татарстан» булды

Татарстанда хәләл продукция базары ел саен 10-15 процентка арта

Хәләл продукциягә ихтыяҗ бар, шул нисбәттән, хәләл продукция базары ел саен 10-15 процентка арта. Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов “Kazan Expo” Ха...

Хәләл продукциягә ихтыяҗ бар, шул нисбәттән, хәләл продукция базары ел саен 10-15 процентка арта. Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов “Kazan Expo” Халыкара күргәзмә үзәгендә “Ислам хезмәттәшлеге оешмасы әгъза-илләре белән хезмәттәшлек кысаларында хәләл илкүләм стандартлары” темасына фикер алышуда шулай дип әйтте.
“Республикада яшәүчеләрнең күбесе өчен хәләл – яшәү рәвеше булып тора. Хәләл продуктлары базары чагыштырмача яшь. Аның өлешенә елына 7 млрд сум акча туры килә. Ул бөтен авыл хуҗалыгы продукциясенең 3,2 процентын тәшкил итә. Ихтыяҗ бар, хәләл продукция базары ел саен 10-15 процентка арта”, - диде Титов. Ул 2024 елга авыл хуҗалыгы продукциясе экспортын ике тапкыр арттыру – 360 млн долларга җиткерү бурычын искәртте.
Николай Титов күп кенә товар җитештерүчеләр, эре агрохолдингларның хәләл продукциясе ассортименты төрле булуын әйтте. “Ак Барс” һәм “Яратель” кошчылык фабрикалары былтыр хәләл продукция җитештерүне ике тапкыр арттырып, кош итен 6 мең тоннага җиткергән, шулай ук 21 млн данә йомырка җитештергәннәр. “Челны-бройлер”да ит җитештерү 15 мең тоннага җиткән – үсеш 27 процент”, - диде.
Ул Казанның 3 нче икмәк заводы, БКК (икмәк-кондитер комбинаты) 2 млрд сумга 40 мең тонна кондитер эшләнмәсе пешергәнен әйтте. “Җитештерү технологиясе, шәригать кануннарына туры килүе катгый контрольдә тотыла”, - диде. Николай Титов сүзләренчә, шәхси эшмәкәрләр дә хәләл индустриядә үз урынын тапкан. Базарда яңа уенчылар да барлыкка килә.
Николай Титов Ислам дөньясы белән хезмәттәшлекне киңәйтү кирәклеген әйтте. “Республиканың 72 предприятиесе хәләл продукция җитештерә, халыкара сертификат бары тик бер БККда гына бар. Сертификатка ия булу өчен продукциянең сыйфат һәм куркынычсызлыгына таләпләр куела. Хәләл продукция җитештерүчеләр саткан вакытта стандартизация проблемалары белән очраша”, - диде ул.

"Татар-информ"

Добавить комментарий

Номер темасы
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: