Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Татарстанда яман шештән үлү очракларын 6 процентка киметү планлаштырыла

Татарстанда яман шештән үлү очракларын 6 процентка киметү планлаштырыла

2024 елга Татарстан халкы республиканың барлык хастаханәләрендәге табибларга онлайн языла алачак.2024 елга Татарстанда яман шеш авырулары нәтиҗәсендә күзәтелгән үлем очракларын 100 мең кешегә 185 очра...

18 июля 2019

2024 елга Татарстан халкы республиканың барлык хастаханәләрендәге табибларга онлайн языла алачак.
eg
2024 елга Татарстанда яман шеш авырулары нәтиҗәсендә күзәтелгән үлем очракларын 100 мең кешегә 185 очрактан артмаслык дәрәҗәгә җиткерү планлаштырыла. Бу “Сәламәтлек саклау” илкүләм проекты кысаларында “Яман шеш авырулары белән көрәш” төбәк проектында каралган.
Быел бу күрсәткеч – 100 мең кешегә 196 очракны тәшкил итә.0152
Шулай ук биш елдан соң Сәламәтлек саклау өлкәсендә бердәм дәүләт мәгълүмат системасында (ЕГИСЗ) пациентның “Минем сәламәтлек” дип аталган шәхси кабинеты булдырылачак. Аның ярдәмендә рсепубликаның барлык хастаханәләренә кабул итүгә язылып булачак. Моннан тыш, авырулар үзләренең электрон карталарында табиб күрсәтмәсен карый алачак.
Узган елда Татарстандагы медицина оешмаларының 83 проценты ЕГИСЗ сервисын кулланган. Ә быел бу сан 85 процент булган. 2024 елга Татарстанның барлык хастаханәләре дә бу системаны кулланыр дип паланлаштырыла.
kli
“Татар-информ”

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: