Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Татарстанга яз соңга калмыйча, үз вакыты белән килә

Март суык торса да, республикага яз үз вакыты белән, соңга калмыйча килә. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Татарстан фәнни-тикшеренү институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Олег Шайтанов әйтте.“...

Март суык торса да, республикага яз үз вакыты белән, соңга калмыйча килә. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Татарстан фәнни-тикшеренү институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Олег Шайтанов әйтте.
“Еллык уртача күзәтүләрне без норма дип саныйбыз. Норма буенча, безнең республикада уртача тәүлек температура 6 апрельдә 0 градустан күтәрелә башлый. Әгәр һава температурасы бер атнадан 0 градус чиген уза икән, димәк, яз үз вакытында килә дигән сүз.
Интернеттан да якынча фаразларны карадым. Анда да 6 апрельдән соң һава торышы әкренләп күтәрелә башлый дип язылган. Әгәр шулай икән, без март салкын килсә дә, яз соңга кала дип әйтә алмыйбыз. Бу – республика өчен уңай, үз вакытында килә торган яз”, – диде Шайтанов.
Галимнең күпьеллык күзәтүләре буенча, басуда кардан ачылган урыннар 10-11 апрельдә күренә башлый. Кырларда барлык кар 17-19 апрель ахырында эреп бетә. 3 майда исә туфрактагы туң тулысынча эреп бетә.
Исегезгә төшерик, “Татар-информ” алдарак быелгы җәйнең нинди киләчәге турында да язган иде.
“Татар-информ”

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: