Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Татарстанга Венгрия тышкы эшләр министры Петер Сийярто килде

Бүген Татарстанга эшлекле сәфәр белән Венгрия тышкы икътисади элемтәләр һәм тышкы эшләр министры, Икътисади хезмәттәшлек буенча Россия — Венгрия хөкүмәтара комиссиясе рәистәше Петер Сийярто килде.«Биг...

Бүген Татарстанга эшлекле сәфәр белән Венгрия тышкы икътисади элемтәләр һәм тышкы эшләр министры, Икътисади хезмәттәшлек буенча Россия — Венгрия хөкүмәтара комиссиясе рәистәше Петер Сийярто килде.
«Бигеш» Түбән Кама аэропортында Венгрия дипломатын Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм башка рәсми затлар каршы алды, дип хәбәр итә республика җитәкчесенең матбугат хезмәте.
Венгрия тышкы эшләр министрының Россиягә сәфәренең төп максаты — «ТАНЕКО» АҖдә резин-модификацияләнгән битум җитештерү җайланмасын төзи башлау тантанасында катнашу.
Моннан тыш, Венгрия «МОЛ» ААҖ һәм Россия «РМБ РУСС» ҖЧҖ арасында консорциум төзү турында килешүгә кул кую планлаштырыла. Болардан кала, Петер Сийярто Рөстәм Миңнеханов белән очрашырга тиеш.
Венгриянең тышкы эшләр министры сәфәре белән бәйле чараларда «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маганов, Түбән Кама районы башлыгы Айдар Метшин, Чаллы мэры Наил Мәһдиев һәм башка рәсми затлар катнаша.
"Татар-информ"

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: