Татарстанлыларга җирле үзидарә органнары эшчәнлеген бәяләргә тәкъдим иттеләр
Татарстанлыларны җирле үзидарә органнары, шулай ук халыкка хезмәт күрсәтә торган учреждениеләр эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген бәяләүгә багышланган онлайн-сораштыруда катнашырга чакыралар. Чара ел саен 31...
«Сораштыру аноним рәвештә уздырыла, аның нәтиҗәләре җирле үзидарә органнары һәм халыкка хезмәт күрсәтү оешмалары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген күтәрү буенча тәкъдимнәр әзерләү максатыннан кулланылачак», - дип искәрттеләр министрлыкның матбугат хезмәтендә.
Идарә карарлары чыгару сораштыруның төп нәтиҗәсе булачак. Әлеге карарларны эшнең нәтиҗәлелеген арттыруга юнәлдерәчәкләр.
Ведомство мәгълүматлары буенча, Татарстанда 2019 елда үткәрелгән сораштыруда 10 меңнән артык кеше катнашкан.
"Татар-информ"
Добавить комментарий