Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Татарстанлыларны атна ахырындагы кар һәм буранда катлаулы юл шартлары турында кисәттеләр

Татарстанда һава торышы начарлана: 1 һәм 2 декабрьдә көчле кар яву, буран һәм томан көтелә, ул юлларда җитди кыенлыклар тудырачак. Республика Дәүләт автоинспекциясендә шулай дип хәбәр иттеләр.

Машина йөртүчеләргә машинаның техник торышын, аеруча тормоз системасын һәм тәгәрмәчләрен тикшерү мөһим.

Күз күреме начар вакытта хәрәкәт иткәндә куркыныч маневрлар ясамаска киңәш ителә, ә машина тизлеге һава шартларына туры килергә тиеш.

Җәяүлеләргә үзләре белән яктылык кайтаручы элементлар йөртү зарур. Дәүләт автоинспекциясе алда көтелгән начар һава торышында юл хәрәкәтендә катнашучыларның һәркайсына да юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәргә чакыра.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanlylarny-atna-axyryndagy-kar-ham-buranda-katlauly-yul-sartlary-turynda-kisattelar-5879841

 

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: