Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Татарстаннан биш журналист Владимир Путинның матбугат конференциясендә катнаша

Иртәгә, 23 декабрьдә, Россия Президенты Владимир Путинның матбугат конференциясе уза. Анда Татарстанның биш массакүләм мәгълүмат чарасы вәкиле катнаша.Алар — «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының баш...

Иртәгә, 23 декабрьдә, Россия Президенты Владимир Путинның матбугат конференциясе уза. Анда Татарстанның биш массакүләм мәгълүмат чарасы вәкиле катнаша.
Алар — «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының баш мөхәррире — «Татмедиа» АҖ генераль директоры урынбасары Ринат Билалов, «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе» АҖ хәбәрчесе Лина Зиннәтуллина, «Татарстан» журналының баш мөхәррире — «Татмедиа» АҖ филиалы — «Татарстан» журналы редакция җитәкчесе Татьяна Вафина, «Матбугат.ру» порталы баш мөхәррире Данил Сәфәров һәм KazanFirst интернет-басмасының баш мөхәррире Кирилл Шлыков.
Чарага барлыгы 507 журналист аккредитацияләнгән. Россия Президентының матбугат хезмәте аларның тулы исемлеген kremlin.ru сайтында чыгарды.
Дәүләт башлыгы илдәге һәм дөньядагы вазгыятькә кагылышлы төп сорауларга җавап бирә. Трансляция 12.00 сәгатькә планлаштырылган. «Россия 1», «Россия 24», НТВ һәм «Беренче канал», шулай ук «Маяк», «Вести ФМ» һәм «Россия Радиосы» радиостанцияләре туры трансляция оештыра.
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/politics/22-12-2021/tatarstannan-bish-zhurnalist-vladimir-putinny-matbugat-konferentsiyasend-katnasha-5845720

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: