Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Татарстанның баш терапевты Covid прививкасыннан соң кеше үзен ничек хис итүен аңлатты

Кеше яңа коронавирус инфекциясеннән прививка ясатканнан соң, аның температурасы күтәрелергә мөмкин, әмма бу нормаль күренеш. Бу хакта вакцинация турында махсус туры эфирда Татарстан Сәламәтлек саклау...

Кеше яңа коронавирус инфекциясеннән прививка ясатканнан соң, аның температурасы күтәрелергә мөмкин, әмма бу нормаль күренеш. Бу хакта вакцинация турында махсус туры эфирда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш штаттан тыш терапевты, РКХнең терапевтик клиникасы шефы Диана Абдулганиева сөйләде.
«Кешенең беренче 36 сәгатьтә, бик сирәк 48 сәгатьтә, гадәттә, 24-36 сәгатьтә, температурасы күтәрелүе - билгеле факт. 36 сәгатьтән соң температураның күтәрелүе туктый һәм акрынлап кешенең хәле нормага килә» - дип аңлатып үтте спикер.
Диана Абдулганиева вакцинаның икенче дозасыннан соң тән температурасы күтәрелүдән курыкмаска кирәк, дип белдерде.
«Бу организмның кертелә торган вакцинага җавап бирә башлавын аңлата», – дип аңлатты терапевт.
Табиб сүзләре буенча, бу вакцинацияны туктату яки ярты елдан соң кабат иньекцияләр өчен башка препарат сайлау сәбәбе булырга тиеш түгел.
Тулырак мәгълүмат: https://www.tatar-inform.ru/news/glavnyi-terapevt-rt-obyasnila-kak-mozet-sebya-cuvstvovat-celovek-posle-privivki-ot-covid-5837960

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: