Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Мәдәният министрлыгы «Татарстанның 1000 энҗесе» республика акциясен игълан итте

Татарстан АССР оешуга 100 ел тулуны бәйрәм итү алдыннан Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы «Татарстанның 1000 энҗесе» исемле республика акциясе игълан итә. Бу турыда министрлыкның матбугат хе...

Татарстан АССР оешуга 100 ел тулуны бәйрәм итү алдыннан Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы «Татарстанның 1000 энҗесе» исемле республика акциясе игълан итә. Бу турыда министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итте.
Чараның максаты - яшь буында ватанпәрвәрлек, туган якка, кече Ватанга мәхәббәт, уникаль тарихи, мәдәни һәм табигый объектларны саклауга карата игътибарлы мөнәсәбәт тәрбияләү, туристлар өчен кызыклы урыннарны ачыклау.
Татарстан Республикасында яшәүчеләр, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең мәдәният һәм мәгариф учреждениеләре коллективлары, иҗтимагый оешмалар чарага чакырыла.
Акция 1 сентябрьгә кадәр түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә: табигый мирас объектлары; тарихи-мәдәни мирас объектлары; матди булмаган мәдәни мирас объектлары; сәнгать әсәрләре. Эшләрдә табигый, тарихи-мәдәни объектның, матди булмаган мәдәни мирас объектының яки сәнгать әсәренең тасвирламасы булырга тиеш.

 
"Татар-информ"

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: