Татарстанның 22 азык-төлек бренды «Россия тәме» беренче милли конкурсында катнаша
Татарстанның 22 азык-төлек бренды «Россия тәме» беренче милли конкурсында катнаша. Ул Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан ил Президенты Владимир Путин кушуы буенча оештырылды. Конк...
Республика җитештерүчеләренең продукциясе «Тәмле янәшәдә», «Тәмләп кара, яратырсың» һәм башка номинацияләрдә күрсәтелгән. Моннан тыш, барлык тәкъдим ителгән продукция «Безне сайлыйлар» халык тавыш бирүендә катнаша, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы.
Яраткан марка өчен 2-нче декабрьгә кадәр сайтта өч тапкырдан да арттырмыйча тавыш бирергә мөмкин. Һәркем илнең өч төбәгеннән берәр брендка ярдәм итә ала.
KZN.RU
Добавить комментарий