Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Татарстанның аеруча кыйммәтле авыл хуҗалыгы җирләре ачыкланды

Татарстанның аеруча кыйммәтле авыл хуҗалыгы җирләре ачыкланды

1ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы республика Хөкүмәте карары белән Татарстанда аеруча продуктив авыл хуҗалыгы җирләре исемлеген төзеде.Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы...

01 ноября 2016

1ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы республика Хөкүмәте карары белән Татарстанда аеруча продуктив авыл хуҗалыгы җирләре исемлеген төзеде.
Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы республика Хөкүмәте карары белән Татарстанда аеруча продуктив авыл хуҗалыгы җирләре исемлеген төзеде. Әлеге проект хәзерге вакытта ТР Министрлар Кабинетына раслауга тапшырылган, дип хәбәр итә министрлыкның матбугат хезмәте.
Аеруча кыйммәтле җир дигәндә, фәнни оешмаларның тәҗрибә-җитештерү һәм югары уку йортларының укыту-тәҗрибә җирләре, муниципаль районда уртача кадастр бәясеннән 50 процентка кыйммәтрәк торган авыл хуҗалыгы җирләре, ягъни ТР Җир кодексының 40.1 маддәсендә телгә алынган махсус билгеләнелгән җирләр турында сүз бара. Бу мәгълүматлар торак пунктларның чиген билгеләгәндә яки үзгәрткәндә, юллар төзегәндә, файдалы казылмалар чыгарганда һ.б. исәпкә алынырга тиеш.
Чыганак: "Татар-информ" http://tatar-inform.tatar/

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: