Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Татарстанның Күпфункцияле үзәкләрендә гражданнарга хезмәт күрсәтүче 1030 тәрәзә эшли

Татарстан Республикасында Күпфункцияле үзәкләр челтәре гражданнарга хезмәт күрсәтә торган барлыгы 1 030 тәрәзәне үз эченә ала, аларның һәркайсы елына 5 мең кешегә хезмәт күрсәтә. Бу хакта “Татарстан Р...

Татарстан Республикасында Күпфункцияле үзәкләр челтәре гражданнарга хезмәт күрсәтә торган барлыгы 1 030 тәрәзәне үз эченә ала, аларның һәркайсы елына 5 мең кешегә хезмәт күрсәтә. Бу хакта “Татарстан Республикасында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүче Күпфункцияле үзәк” дәүләт бюджет учреждениесе хәбәр итә.
"Бүген Татарстан Республикасында Күпфункцияле үзәкнең офислар челтәре эшли, алар һәр муниципаль районда һәм шәһәр округында, шулай ук халкы 1 меңнән күбрәк булган авыл җирлекләрендә бар", - диелә хәбәрдә.
Күпфункцияле үзәкләр челтәре "Минем документлар" 57 үзәген, хезмәт күрсәтүче өч үзәкне һәм авыл җирлекләрендәге 281 территориаль-аерымланган структур бүлекчәләрне берләштерә.


Бүген шундый бер үзәктә аеруча популяр булган 150 төрдәге дәүләт, муниципаль һәм дәүләтнеке булмаган хезмәтләрне алып була. Шул исәптән, Росреестр, салым хезмәте, Эчке эшләр министрлыгы, Пенсия фонды, ЗАГС, ЮХИДИ һәм башкалар.

"Татар-информ"

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: