Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Татарстанның төзелеш эшләре нинди хәлдә?

Татарстанның төзелеш эшләре нинди хәлдә?

16 июль көнне “ТАТМЕДИА” АҖ бинасында Татарстан Республикасында социаль-мәдәни объектларны төзү турында матбугат конференциясе узды. Дәүләт программасы буенча Татарстанда нинди һәм күмпе күләмдә объек...

17 июля 2019

16 июль көнне “ТАТМЕДИА” АҖ бинасында Татарстан Республикасында социаль-мәдәни объектларны төзү турында матбугат конференциясе узды. Дәүләт программасы буенча Татарстанда нинди һәм күмпе күләмдә объектлар төзелгән? 2019 елга төзелеш буенча нинди планнар корылган? Әлеге сорауларга ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гимаев жавап бирде.
“Бүгенге көндә күп төзелеш программалары башкарылды. Мәсәлән,2012 елдан 2018 елга кадәр 285 авыл клубы төзелде.Шулай ук әлеге вакыт аралыгында 460 яңа модульле ФАП һәм 25 табиб амбулаториясе  cалынды. 1521 сәламәтлек саклау обьекты капиталь ремонтланды.  2013 елдан 2018 елга кадәр 887 универсаль спорт мәйданчыгы һәм 27 блоклы модульле чаңгы базасы төзелде. 2010 елдан 2018 елга кадәр "Бәләкәч", "Юл картасы", "Торак" Федераль максатчан программаларын гамәлгә ашыру кысаларында 31 490 урынлык 210 балалар бакчасы сафка бастырылды”,  – дип җавап кайтарды Илшат Гимаев.
Быелга төзелеш буенча нинди яңалыклар көтә соң? “2019 елга караган төзелеш программалары шактый, дип әйтер идем. Алда 21 авыл клубын, 55 сәламәтлек саклау объектын, 105 спорт мәйданчыгын һәм башка объекларны төзү буенча эшләр алып барыла. Шулай ук 1 нче сентябрьдә Казан шәһәренең “Яз” торак комплексында яңа мәктәп балаларга ишекләрен ачачак”, – дип әйтеп китте төзелеш министры урынбасары.
Автор: Диләрә Талипова
703a7448
Фото: Султан Исхаков

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: